Күптән түгел социаль челтәрләрдә 1 танкның 8 бронетехникага каршы сугышкан видеосы таралды. «Татмедиа» «Телеграм» каналы язуынча, «Алеша» танкы белән Украина колоннасы һөҗүмен туктаткан танкистлар – Татарстаннан. Һөҗүм Запорожье юнәлешендә булган. Украина Кораллы Көчләренең 8 броенмашинасына каршы Россиянең бер Т-72Б танкы (сугыш кырында аның шартлы атамасы – «Алеша») була. Украинаның 8 берәмлек бронетехникасы – шул исәптән, 2 танк һәм бронемашина сугыша. Видеодан күренгәнчә, танк колоннаны туктата, Украина бронетехникасы маневрларга барырга мәҗбүр була, һәм алар танк, артиллерия утына һәм миналарга эләгеп шартлый. Видеода корректировщикларның рациядән көчләрнең тигез түгеллеген, безнең танкка китәргә кушканы аермачык ишетелә. Әмма «Алеша» танкы чигенми, бронеколоннага каршы чыга, шуннан соң төтен җибәрә һәм дошман бронемашиналарына ата башлый. Россия танкы актив маневрлар ясый һәм дошман колоннасына узып китәргә комачаулый. Нәтиҗәдә, Украина техникасы төрле якка тарала башлый, мина кы
1 танкта 8 бронетехникага каршы барган танкистларның Татарстаннан булуы ачыкланды
2 августа 20232 авг 2023
2
1 мин