Авариягә эләгеп һәлак булган блогер Диана Сәфәрованың улы Сәид, матур теләкләр теләп, әтисенә чишмә суы эчергән.
Әбисе аны нинди теләкләр теләргә икәнен өйрәтеп тора. «Син һәрвакыт янәшәбездә бул, чөнки син – безнең әтиебез. Без сине бик яратабыз. Сәламәт, көчле бул. Син безгә бик кирәк. Бисмилләхир-рахманир-рахим, Аллаһу әкбәр», – дип әйттерә ул аңа.
Видеоны «Язмышлар» сәхифәсенә куйганнар. «Сабыйлар сау-сәламәт булсын. Әбиләре, әтиләре аларга зур терәк. Әниләре сөенеп ятсын», – дип язганнар анда.
Диана Сәфәрова быел җәй башында юл һәлакәтенә эләгеп һәлак булды. Аның 5әр яшьлек игезәк уллары һәм 8 яшьлек кызы калды. Бүгенге көндә сабыйларны әбиләре белән бабалары һәм әтиләре тәрбияли.