«Шәһри Казан. Язмыш» газетасының беренче саны 2021 елның 2 июлендә дөнья күрде. Шул көннән башлап, һәр җомга газета 24 битлек булып А4 форматында чыга. Әле кичә генә беренче санны чыгарган кебек иде, инде 2 ел вакыт узып та киткән икән, дип башлады сүзен Эльвира. «А4 форматында газета чыгару күптәнге хыял иде. Безнең бу идеяне «Татмедиа» җитәкчелеге хуплады. Газетаның исеме «Язмыш» дип аталуы – ул «Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйковның идеясе. Кайберәүләр «Язмыш» газетасын аерым газета дип уйлый, ул – «Шәһри Казан» газетасының җомга саны. Монда язмышлар да, дин дә, сәламәтлек тә, киңәшләр дә, шоу-бизнес та, кроссвордлар да бар. «Язмыш» газетасында бөтен төрле язмалар бар, шуңа күрә халык ярата», – диде журналист. «Шәһри Казан. Язмыш» газетасына язылучылар саны 130 процентка арткан «Соңгы вакытта, халык укымый, дип әйтергә яраталар. Укыйлар. Безнең газетага язылучылар да күп. Хәтта язылучылар артты: «Шәһри Казан» газетасына – 10 процентка, «Шәһри Казан. Язмыш» газетасына – 130
Эльвира Шакирова: «30 ел буе югалган улын көткән ана язмышы тетрәндерде»
1 августа 20231 авг 2023
2
3 мин