Найти тему
Интертат

14 ел авыл өендә тоткынлыкта яшәгән кыз быел качкан һәм коточкыч хәлләр сөйләгән

Чиләбе өлкәсендә яшәүче ир-ат бер хатын-кызны 14 ел дәвамында тоткын итеп асраган һәм көчләп торган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Хатын-кыз 2009 елдан бирле тоткынлыкта яши. Ир-ат аны шәхси йортта асрый, көчли, үтерү белән яный. Быел 29 июльдә өй хуҗасы бүлмәне бикләргә онытып чыгып киткәч, кыз качкан.

Әлеге вакыйга Смолино авылында була. Гадәти генә иске йорт, тәрәзәләрендә агач капкачлар, зәңгәр капка, күптән төзәтелмәгән түбә...

Күршеләре сүзләренчә, өй ике хуҗага бүленгән. Бер ягында ир-ат, икенче ягында аның анасы яши. Әни кеше биредәге коточкыч хәлләр турында белмәве дә ихтимал, диелә.

Капканың сул ягында зәңгәр капкалы гараж тора. Аның янында шәхси йортлар, күп фатирлы йортлар да бар. Якында гына якшәмбе мәктәбе урнашкан, күрше урамда полиция пункты да булган.

Смолино авылы Чиләбе шәһәреннән чыгу юлында, яхшы авыл санала, диелә хәбәрдә.

51 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. 14 ел тоткынлыкта яшәгән хатын-кызга 33 яшь тулган инде.

«Шимбә көнне бу хатын-кыз тоткынлыктан качып китә алган. Ир-атның анасы барысын да белде. Ул көн саен иртән чыгып китә, кич соң гына кайта иде. Гел кәефе яхшы булды. Кояшка, кошлар тавышына соклануын сөйләп йөрде. Аның улын беркем күрмәде диярлек, ул өйдән сирәк чыга иде», – дип яза күршеләре социаль челтәрләрдә.

«КП» белешмәсе буенча, ир-ат исерек килеш бүлмәне бикләргә оныткач, тоткын хатын качып киткән һәм ярдәм сораган.

РИА Новости Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр иткәнчә, 2009 елда бу ир-ат Чиләбедән бер кызны ияртеп кайта, алар салып утыра. Аннары ир-ат хатын-кызны 2023 елның июленә кадәр тоткынлыкта тота. Ир-атны хастаханәгә алып киткәч, хатын кача, диелә бу хәбәрдә.

Урланган хатын-кызның апасы 30 июльдә полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең 1990 елда туган сеңлесен Смолино авылында 1972 елда туган ир-ат тоткынлыкта тотуын әйткән. Шулай ук билгеле булганча, әлеге ир-ат 2010-2011 елларда билгесез хатын-кызны үтергән – өй тирәсен тикшергәндә, кеше калдыклары табылган. Хәзер бу ир-ат психиатрия хастаханәсендә, аны полиция хезмәткәрләре саклый, диелә хәбәрдә.

НТВ каналы белешмәсе буенча, тоткынлыктан качкан хатын Екатерина, аны тоткын итеп тотучы Владимир исемле. Ул ишегалдында калдыклары табылган мәетнең тураклап үтерелүен әйткән. Владимир аны яңа кыз белән таныштыра, аны хатыны дип әйтә. Ләкин бераздан яңа «хатын» моның ялган булуын сөйли. Аннары Владимир аны чәнчеп үтерә, мәетен тураклый һәм бакчада төрле җирләрдә күмеп куя.

Екатерина сүзләренчә, Владимир аны гел бүлмәдә тота, башына сугып кыйный. Ул туганнарының телефоннарын оныта, шалтырата да алмый. Екатерина Владимирның анасына булышып яшәвен сөйли.

Владимир гел пычак белән йөргәнгә, Екатерина качарга да курка. Соңгы вакытта Владимир эчә, Екатеринага да, анасына да үтерү белән яный. Анасы аны психиатрия хастаханәсенә озаткач, Екатерина кача, диелә хәбәрдә.