Найти тему
Интертат

Блогер юл догасының көче турында: «Яльчикка киткәндә дә шушы доганы куйган идек»

Гарасат булган көнне Мари Элдагы Яльчик күлендә гаиләсе белән блогер Лилия Галиәхмәтова да ял иткән. Бәхетләренә, гаилә давыл башланганчы Йошкар-Олага китеп өлгерә. Әйтерсең лә, Аллаһы Тәгалә нидер булачагын сиздергән аларга. Блогер бу хакта үзенең сәхифәсендә сөйли.

«Юлга чыкканда юл догасын куйган идек. Бик зур көчкә ия дога. Юлга чыккан саен шушы доганы әйтми чыкмыйбыз. Яльчикка киткәндә дә шушы доганы куйган идек. Коендык, ял иттек. Хозурланып йөрдек. Илнар ничектер кәефсез тоелды. Әле көн уртасы булуга карамастан, теләми генә: «Кайтабызмы, матурым?» – дим. «Әйе, киттек», – димәсенме.

Җыендык та киттек. Тик Казанга түгел, Йошкар-Олага. Күңел сизгәндәй. Аллаһ рәхмәте дими, ни диясе? Юл догасын саклап куегыз, дусларым. Ятларга да бик кыска дога. Юлларда исән-имин йөрик», – дип яза ул.

29 июль көнне давыл чыгып, Яльчик ял итү базасында барлыгы 7 кеше, шул исәптән 3 бала һәлак булды. 22 кеше каза күрде.