Алтай Республикасында туристлар утырган шәхси МИ-8 вертолеты һәлакәткә очрады, 6 кеше һәлак булды. Фаҗига Тюнгур авылы янында була. Шаһитлар сөйләгәнчә, җиргә төшеп утырыр алдыннан, вертолет чыбыкка эләккән дә ут баганасын сындырып, җиргә төшкән һәм яна башлаган. Бу хакта «Московский комсомолец» сайты яза. Вертолетта 3 экипаж әгъзасы һәм туристлар булган. 10 кеше хастаханәдә. Кайберләренең 90 процент тәне янган. Аларның исән калырга шанслары аз, диләр. Туристлар Себердәге иң биек тау түбәсе булган Белуха тавыннан кайтып килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми мәгълүматлары буенча, Усть-Кокинск районының Тюнгур авылында җиргә төшеп утырыр алдыннан вертолет егыла һәм яна башлый. Беренчел мәгълүматлар буенча, очкыч электр чыбыкларына эләгеп киткән. Бортта 13 кеше булган, аларның 6сы һәлак, диелә хәбәрдә. Экипажның 3 әгъзасы да исән калган, аларны хастаханәгә алып киткәннәр. Очышны «АлтайАвиа» компаниясе оештырган. Авиакомпаниянең сайтында язылганча, алар – Себердәге иң зур
34 меңгә үлем сатып алганнар: туркомпания «Зәңгәр очкычта тылсымчы килер» дип кызыктырган
28 июля 202328 июл 2023
2 мин