Найти тему
Интертат

Айдар Галимовның кызы Айгизә стресс кичерүе хакында сөйләгән

Айдар Галимовның кызы, җырчы Айгизә Галимова стресс кичерүе хакында сөйләгән. Бу хакта Айгизә үзенең блогында яза.

Ул социаль челтәрләрдә таралган: «Шаккатмалы, сез узган җәй бөтенләй башка кеше идегез. Хәтта ышанасы да килми», – дигән мем белән килешүен белдереп: «Күптән түгел фото-видеолар карап утырдым. Нинди сүнгән, җәфаланып беткән караш. Даими үземне гаепләү һәм курку хисе…» – дип язган.

Айгизә Галимова да әтисе юлыннан китеп, музыка белән шөгыльләнә. Актив рәвештә блог алып бара. Бүгенге көндә аның сәхифәсен 30 меңнән артык кеше күзәтә.