Социаль челтәрдә «Гроза татарин» исеме белән татарча шигырьләр язучы Ильвир Гарфетдинов яраланган. Ул хастаханәдә култык таякларына таянып төшкән фотосын күрсәтте. «Аяк яралы булса да, Йөрәк булмасын яралы! Гөрләтеп яшим әле, Тормыш бит аклы-каралы!» дип урнаштырган ул хастаханәдә төшкән фотосын. 26 яшьлек Ильвир апрель аенда Тукай районындагы туган авылына әти-әнисе янына ялга да кайтып киткән булган. Ильвир Гарфетдиновның яшьлек турындагы шигырен тәкъдим итәбез. Ул аны 2023 елның 24 мартында язган. Бу бит... Яшьлекнең иң ярсу чагы. Кайчан булыр икән ул тагы? Колакларда корал тавышы... Бу бит тормышның агышы. Сагындырды туган як исе... Табигатьнең меңләгән төсе. Туганнарның якын тавышы. Бу бит кемнеңдер олы табышы! Истә әле бәлеш тәмнәре. Туган өйнең бар ямьнәре... Әнкәемнең тәрәз гөлләре. Авылымның елга, күлләре! Сугыш кына безне аерды. Булган канатларны каерды. Сугыш ул – төннәрнең карасы, Сугыш ул – йөрәкләр ярасы! 23.03.2023 Егетләргә Төшкә керде бүген егетләр... Гел шундый ук, яш
Махсус хәрби операциядә татарча шигырьләр язучы Ильвир Гарфетдинов яраланган
27 июля 202327 июл 2023
4
1 мин