Җырчы ИлГәрәй белән (Илназ Гәрәев) тормыш иптәше Айгөл арасында аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Әле нәрсә аркасында диген? Кичә гаиләбездә бик тә гадәти бер хәл булды… Без футболка һәм каеш аркасында чүт кенә аерылышмадык… – дип сөйли Айгөл социаль челтәрдәге сәхифәсендә. – Илназ кием сайлауга бик җаваплы карый, хәтта артык җаваплы, дип тә әйтер идем. Һәр чара алдыннан ул кием сайлый башлый. Гадәттә, бу – иртәгә бәйрәм дигән кичне була. Кичә ул костюм сайлады, ә аның эченнән ак футболка кияргә булды. Бер футболкасында кечкенә генә тап булуын ачыкладык. Икенчесен таба алмадык, безгә «хәбәр итмичә» генә юкка чыккан. Шуннан соң ирем, күлмәк белән чалбар кияргә, дигән фикергә килде. Тик каешында аз гына сыдырылган эз бар икән. «Күренми бит», «Бер кеше дә сизмәячәк» дип, шул киемнәрне кияргә үгетләүләрем бушка булды. «Иртә белән сайлармын» дип, калдырды. Иртән шул ук хәл кабатланды. Соңыннан: «Син хәзер җиңел суларсың инде», – дип чарага китеп барды. Моннан нинди сабак алабыз? Теләсә кайсы с