Социаль челтәрләрдә Чечняда төшерелгән коточкыч видео таралды: бер хатын-кыз бәйләнгән һәм урындыкта кычкырып утырган баланы телефонга төшергән. Телне аңламасаң, баланы урлаганнар һәм аның өчен акча таләп итәләр, дип уйларга була. Ә чынында исә әби кеше балага дөрес тәрбия бирмәгән өчен аның әти-әнисен ачулана. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза. Социаль челтәрләрдә әбинең сүзләрен тәрҗемә иткәннәр. «Белеп тор, улың көне буе ашамыйча, эчмичә шулай утырачак!» – дип кычкыра ул. Әби кеше сүзләренчә, баланың тәртибе начар һәм ул гел шукланып йөри икән. Бала бөтен бакчаны чокып чыккан, бөтен үсентеләрне өзеп бетергән, бар әйберне вата һәм шуклана, дип сөйли. Әти-әнисе малайны үзләре тәрбияли алмагач, әби моны үз кулына алырга уйлаган. Ул бу видеоны баланың әтисенә җибәргән. Видео социаль челтәрдә дә таралды һәм шау-шу чыгарды, бу эшкә прокуратура да алынган. «Республика прокуроры Арсан Адаев социаль челтәрләрдә таралган видео буенча тикшерү оештырды. Бу видеода бәләкәй балага карата