Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Минем төп максатларым

Ни өчен мин монда текстларны элеп куям? Ни өчен рус телле текстлар күбесенчә татарлар, татар теле турында, урысларның өстенлеге урысларга зыян китерерлек турында. Ә татар телле текстлар күбесенчә ясалма интеллект, алдангы технологияләр, Казанның тарихы, җирле кемлеге турындарак? Максатларым нинди? Максатларым "үзенеке-чит" системасында кайбер төркемнәр арасындагы чик бетерү, кайбер төркемнәр арасындагы чикне ныгыту. Нәрсә соң ул "төркем" һәм "чик"? Сүзләр белән генә күрсәтеп булмый ул, әйдәгез MATLABта карыйк әле! https://www.mathworks.com/help/stats/normal-distribution.html X күчәрендә әллә-нинди "кешегә кызык тематика", Y күчәрендә "шул темага багышланган материаллар тыгызлыгы". Һәр темага материаллар укучы халыкны 3 кластерга кластеризовать итеп була. Мәсәлән, бездә ул 3 генә тема, Православiе, Трамвай һәм Татар теле. Үрнәк өчен җитә. Кешеләр үзләре шул 3 кластерга бүленә. Мәсәлән Православiе темасы эчендә кемдер "нормаль таралыш"ның уң канатында, аз кешегә кызык иконопись тарихы бе

Ни өчен мин монда текстларны элеп куям? Ни өчен рус телле текстлар күбесенчә татарлар, татар теле турында, урысларның өстенлеге урысларга зыян китерерлек турында. Ә татар телле текстлар күбесенчә ясалма интеллект, алдангы технологияләр, Казанның тарихы, җирле кемлеге турындарак? Максатларым нинди?

Максатларым "үзенеке-чит" системасында кайбер төркемнәр арасындагы чик бетерү, кайбер төркемнәр арасындагы чикне ныгыту.

Нәрсә соң ул "төркем" һәм "чик"? Сүзләр белән генә күрсәтеп булмый ул, әйдәгез MATLABта карыйк әле!

https://www.mathworks.com/help/stats/normal-distribution.html

X күчәрендә әллә-нинди "кешегә кызык тематика", Y күчәрендә "шул темага багышланган материаллар тыгызлыгы".

Һәр темага материаллар укучы халыкны 3 кластерга кластеризовать итеп була. Мәсәлән, бездә ул 3 генә тема, Православiе, Трамвай һәм Татар теле. Үрнәк өчен җитә.

Кешеләр үзләре шул 3 кластерга бүленә. Мәсәлән Православiе темасы эчендә кемдер "нормаль таралыш"ның уң канатында, аз кешегә кызык иконопись тарихы белән, кемдер шундый ук сул канатында аз кешегә кызык булган храмнар төзү тарихы белән, ә күпчелеге "уңайлы имтихан бирү өчен кайсы изгегә шәм куясы" шул таралышның уртасында. Шундый ук трамвай белән татар теле тематикасында аз халыкка кызык белән күпчелегенә кызык темалары бар.

Ләкин православие белән трамвай, трамвай белән татар теле темалары арасында берни дә юк. Тыгызлык нульгә җитеп төшә. Димәк, "православиегә" хас кешеләр трамвай белән татар теле тематикасын үзеңә "чит" дип саныйлар. Чөнки беркемгә дә кызык түгел зонасын без "чик" дип саныйбыз.

Кешеләрдән акча эшләргә теләгән авторлар нишлиләр? Халыкның шул кызыксынуларының аерып торуын белеп, шул төркемнәре 3 аерым кластергә җыелуын белеп, алар бер кластердән артык материалларны "салмыйлар". Материалны күбесенчә "нормаль таралыш"ның уртасына салалар, чөнки анда кешеләр дә күбрәк.

-2

Нәтиҗәдә: пиклар үсәләр, аермалар "үзәннәре" тирәнәя бара, кешеләрнең аерылып торуы арта бара. Җәмәгатькә андый материаллар бернинди файда да китерми.

Кайбер краеведлар беренче белән икенче темасына арасына "материал салалар". Чөнки акча эшләүдән башка, аларның "җәмәгатьне булдыру" максатлары бар. Мәсәлән, 100 ел электәге Казанның тарихын тәфсилләп язып, аның "рус тарихы" белән "техник тарихы" бер массивга кушыла.

-3

Нәтиҗәсендә: Православiе белән Трамвай темалары кушылды, ике аерым темага кызыксынган ике кешеләр кластеры хәзер ике тема урынына бердәнбер генә бар дип сизәләр. Ә "татар теле" темасыннан аеручы чик әле кала.

-4

Мин нишлим? Мин нәкъ "трамвай" белән "татар теле" темасына "материал салам". Чөнки минем уйлавымча, Татарстанга иң кирәкле ул "технократлар" белән "үзаңлылар" аерып тормавы, үзенекен икәү түгел, бердәнбер кластер дип санау иң мөһиме. Чөнки минемә, Татарстан дигән нәрсә - алар бит хәзер ул.

-5