Кичә Фирдүс Тямаев Ришат Фазлыйәхмәтов белән Питрәч районы Чыты авылында бер сәхнәдә чыгыш ясаган. Бәйрәм ахырында Фирдүс Тямаев сәхнәдә чыгыш ясаган коллегаларына рәхмәт әйтте. Ришат Фазлыйәхмәтов турында әйтә башлагач, аның хатыны Тәтишка турында да сөйләп китте. Вакыйга урынында төшерелгән видеоны «Интертат»ка юлладылар. «Тәтишка – супер, оказывается. Шушында Тәтишканы кочаклаган идем, Ришатның йөзе болай җимерелде инде менә. Хәзер сугышалар дип торам. Мин яратам бит кеше сугышканда», – дип шаярта Тямаев. Аннары ул җырчының үзен сәхнәгә чакырып менгерде. Аннары: «Минем кулым җиңел, хәзер авырга да узасыз, бала да табасыз, баласы миннән булса да ярый. Аермасы юк», – дип, Тямаев сәхнәгә Ришат Фазлыйәхмәтов янына аның хатынын Тәтишка – Эльмираны да чакырды. Искәртеп үтик, әлеге пар күптән түгел аерылышулары турында хәбәр иткән иде. «Тәтишка белән аерылып маташа. Ты что? Мондый Тәтишка белән кем аерыла инде? Җүләр. Әйдә, тезлән. Әйдә, тезләнеп, бер кулын үп әле. Тиз-тиз генә, матур гына
Фирдүс Тямаев Ришат Фазлыйәхмәтовны Тәтишкасы каршында тезләндерде
6 августа 20236 авг 2023
2
1 мин