Гөлназ Асаева кичә үзенә операция булачагын хәбәр иткән иде. Бүген ул кабат анализлар бирүен һәм табибларның моңа кадәр билгеле булмаган әйберләрне ачыклавын әйтә. «Анализлар әйбәт түгел», – ди җырчы. Ул үзен игътибар белән тикшергән табибларга рәхмәтле булуын әйтә. Операциянең кай урынына икәнен әйтми. Әмма видеосыннан аңлашылганча, бу – тәнне матурайту операциясе. «Хәзер Казанда дәваланам. Аннары операциягә киләм. Мин бүген генә нормаль хәлдә. Ә кичә мин үкереп елап яттым – бик нык курыккан идем. Бердән, «анализлар коточкыч начар» диделәр. Башта «нормаль» дигәннәр иде, тыныч күңел белән килгән идем. Аннары, «кабат алабыз» диделәр. Аннары, «анализ начар» диделәр, консилиум җыйдылар, «риск бар» диделәр, «ярар, булсын, минем танышымның да каны куе, ясадылар» дигән идем, «без куркабыз» диделәр. Аннары менеджерга «операция ясасак, операция бүлмәсеннәр чыкмаячак» дигәннәр. Мин, мыжык буларак, операция беткәнче сезнең нервыгызны ашармын инде. Мин гаиләдә барысын да бу операция белән туйдырд
Анализлары начар булу сәбәпле, Гөлназ Асаевага операция ясамаганнар
22 июля 202322 июл 2023
2
1 мин