Яшь җырчы Лэйнага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. Романтик вакыйга Башкортстанның Бишбүләк районындагы бер туйда була. Лэйна анда яшьләргә җыр бүләк итү өчен килгән. Иң кызыгы – ул «кияү егете»н үз гомерендә беренче тапкыр күрә. «Мин «Малай на белом Барсе» түгел түгелен, кара «Камри»да йөрим. Шулай ук без – төрле командалар: син – «Ак Барс», ә мин «Салават Юлаев» өчен җанатам. Сине тасвирларлык сүзләр юк, бары тик тәкъдимем генә бар. «Чык миңа кияүгә», – ди егет һәм Лэйнага йөзек урынына киндер-сюрприз суза. Гаҗәпләнүдән башта сүзсез калган Лэйнаның җавабы уңай була. «Мин сюрпризлар яратам, шуңа «әйе», – ди ул «Бишбүләкне мин инде беркайчан да онытмам. Туйга килеп, тиздән үземнең дә туемны бәйрәм итәргә туры килер, дип уйламаган идем, өстәвенә, бөтенләй таныш түгел кеше белән», – дигән ул. Лэйнаны котлыйбыз! Ә инде моның уенмы, чынмы икәнлеген вакыт күрсәтер.