Кырымга Украина беспилотнигы һөҗүме аркасында 14 яшьлек кыз һәлак булган. Кыз әнисенең күз алдында үлгән, дип яза LIFE сайты «Телеграм» канал мәгълүматларына караганда, бүген гаилә Алуштага ялга китәргә тиеш булган, әмма 8нче сыйныфта укучы кыз дуслары белән саубуллашып китәргә тели. Төнлә ул юрганы астына йомшак уенчык куеп калдыра да, дус кызлары белән паркта кояш чыкканын карау өчен, өеннән качып чыгып китә. Тагын 2 кыз да шулай эшләгән. Нәтиҗәдә, иртәнге 4ләр тирәсендә әнисе кызының өйдә түгеллеген абайлап ала һәм кызына шалтырата, өйгә кайтырга куша. 04:40 сәгатьтә әнисе, борчылып, тагын аңа шалтырата, бу вакытта кыз өенә якынлашып килгән була. Бу вакытта кыз «Метро» кибете янында була, һәм аңа дошман дроны төшә. Көчле шартлау тавышы ишетеп, кызның әнисе йокы күлмәгеннән генә урамга чыгып йөгерә һәм куркыныч күренешкә тап була: кызы кан эчендә ята, тончыга-тончыга сулый, ә авызыннан дрон кыйпылчыгы чыгып тора. Дрон төшкән вакытта якын-тирәдә аның дус кызлары булмаган. Гаиләнең тан
Кырымда дрон һөҗүм иткәч, 14 яшьлек кыз әнисе күз алдында вафат булган
21 июля 202321 июл 2023
1
1 мин