Мордовиянең Кемля авылында коточкыч хәл була. Ике хатын – аларның берсе 5 балалы ана – бер хатынны кыйнап үтерә, дип яза «Столица С» басмасы. Өч дус хатын – хәер, аларны «дус» дип атап була микән, бәйрәм итәргә җыела. 31 яшьлек Татьяна Боронова һәм Ромоданово район үзәгеннән 31 яшьлек Анна Еськина 27 яшьлек Елена Ивановаларда бәйрәм иткәндә талашып китә. Алар «балалар уянмасын өчен», талашны урамда дәвам итәргә, дигән карарга килә. Урамга чыккач, урман полосасына китәләр. Шунда барганда, Елена белән Анна Татьянаны кыйный башлый. Аннары аның кофтасын салдыралар да, шуның белән буып үтерәләр. Мәетен шунда ук калдыралар – күмеп тә тормыйлар. Икенче көн иртән гөмбә җыярга баручылар мәетне күрә, ике хатынны кулга алалар. Үтерүчеләрнең берсе – Анна Еськина – күп балалы ана. Аның 5 баласы бар. Кулга алынгач, ул: «Мин – 5 балалы ана! Алар ялгыз кала алмый. Ә ирем махсус операциядә!» – дип, иректә калдыруны сораган. Әмма суд бу үтенечне кире каккан. Елена да – әни кеше, аның 8 яшьлек кызы бар.
Балаларны уятмас өчен, ике ана дус хатыннарын урамга алып чыгып үтергән
18 июля 202318 июл 2023
1 мин