61 яшьлегендә Григорий Лепс «Крокус»та концерт куйган. «Комсомольская правда» аның туган көн концерты турында яза. Җырчы үзенең иң үзенчәлекле туган көне турында сөйләгән. «Мин йоклап калганмын, икенче көнне генә уяндым», – дигән ул журналистларга. Артист яңа альбомын тәкъдим иткән. Җырларның берсе «Түбәнгә тәгәрәгән фәрештә» – «Падший ангел» дип атала. Җырчы үзе «Хыянәтче» – «Предатель» дигән җырның үзенә якын икәнен әйткән. – Ә сезгә кем хыянәт итте? – дип сорагач, җырчы: – Мин хыянәт иттем! – дип җавап биргән. – Сез хатыныгыз белән аерылышу турындамы? – Нәкъ менә шуның турында җырлыйм да инде, – дигән Лепс. Җырда «Асылы белән хыянәтче. Мин хыянәт иттем, мин беләм. Мин үкенәм, елый-елый үкенәм. Бу гөнаһларны кичереп булмый. Ходаем, яшәргә фәрман бир» дигән сүзләр бар. (Предатель по сути… Я предал, я знаю. Я каюсь за это, я каюсь, рыдая. И эти грехи не дано искупить. О Боже, приказывай жить…) Концертка җырчының олы кызы Инга килгән, элекке хатыны Анна Шаплыкова килмәгән. Лепс хатыны –