Гөлназ Шәрипҗанова белән Фирдүс Тямаев Гөлназның социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызыклы гына әңгәмә корган. Сүз «югары әйберләр», ягъни җыр һәм… трусик турында бара. Гөлназ – Илсур Шәрипҗановлар Гөлнара Сабирова һәм Илназар иҗат иткән «Зәңгәр күктә» җырын яздырган. Җырның промоклибын елга уртасыннан агып барган салда төшергәннәр. Гөлназ яшел купальнигына туры килгән кыска яшел күлмәк кигән. Тик ул аның аскы өлешен бөтенләй капламый. Фирдүс җырның сүзләренә дә, Гөлназ янәшәсендәге Илсурга да игътибар итмәгән. Аның каравы: «Трусиктан төшмиләр инде, оятың юк икән синең. Бетте сиңа бу сүзләр белән монда», – дип язып куйган, тәнкыйтьләүчеләр күп булачагын искәртеп. «Синнән башка язучы булмас, ахыры. Җыр ничек соң?» – дип сораган аннан Гөлназ. «Бәтәч, мин җырны онытканмын, синең яшел трусигыңны карап», – дигән Тямай. «Син Төркиядә инде бер атна шундый трусиклар карыйсың бугай», – дигән Гөлназ. «Мондый яшелне күргән юк иде әле», – дип язган Фирдүс. Фирдүскә кушылып, Гөлназ Шәрипҗановага: «Әдә
Фирдүс Тямаев Гөлназ Шәрипҗановага: «Синең яшел трусигыңны карап...»
18 июля 202318 июл 2023
3
1 мин