Богырыслан шәһәр судына бер ана улын үлгән дип тануны сорап мөрәҗәгать иткән, дип яза orenday.ru. Аның әйтүенчә, 2012 елда аның улы хатыны һәм улы белән Мисырга китә. Шул ук елның июлендә аны Казанда булган террор актында гаеплиләр, октябрьдә федераль эзләүгә бирәләр. Ир турында шуннан бирле бернинди мәгълүмат юк. Сайт язуынча, сүз 48 яшьлек Рафис Гәрәев турында бара. 11 ел элек – 2012 елның 19 июлендә Казанда мөфти Илдус Фәизовның автомобиле шартлатыла, һәм шул ук көнне Диния нәзарәтенең белем бирү бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якуповны атып үтерәләр. Казанда һәм Татарстанда бу җинаятькә кагылышы бар дип шикләнелгән кешеләрдән, шул исәптән мөселман лидерларыннан сорау алу, аларны кулга алулар башлана. 100дән артык кеше тикшерелә. Берничә кеше федераль эзләүгә бирелә – Альберт Исмәгыйлев, Роберт Вәлиев һәм Богырысланнан Рафис Гәрәев. Бу терактны үз өстенә алган Рәис Мингалиев та федераль эзләүгә бирелә. Рафис Гәрәевнең әнисе әйтүенчә, 11 ел буена улыннан хәбәр юк. 5 баласының 3есе Россиягә
Вәлиулла Якупны үтерүдә гаепләнүченең әнисе улын үлгән дип тануны сораган
17 июля 202317 июл 2023
1
1 мин