Найти тему
Интертат

«Яздырганда да, төшергәндә дә елап беттек» – Илсөя Бәдретдиновадан яңа җыр

Илсөя Бәдретдинова йөрәкләрне айкап, әллә нинди хатирәләрне тартып чыгара торган яңа клип тәкъдим итте.

«Бүген әтинең туган көне… «Эх, әти...» җырына клипны нәкъ шушы көнне чыгарасы килде. Урының оҗмах түрләрендә булсын, әти.

Җырны яздырганда да, төшергәндә дә елап беттек… Тырыштык! Төп рольдә уйнаган (минем балачак) Лиана Морозовага сокланып туя алмадык. Берәр кайчан зур актриса булыр, Аллаһы теләсә. Миңа нык охшаган бит, әйеме? Холкы бөтенләй мин», – дип яза җырчы.

Җырны Илсөянең аерылмас иҗатташ дуслары – Ренат Галиәскәр һәм Илдус Дәүләнов язган. Илсөянең әтисе ролендә Ренат Галиәскәрнең әтисе Әнәс абый уйнаган.

Илсөянең концерт директоры Гүзәл Карамиева клипны карар алдыннан кулъяулык кирәк булачагы турында искәртә.