Әнвәр Нургалиевны, борыны белән проблемалар башшланып, операциягә кергән, дип язган идек. Җырчы сторисларында операциясенең ничек үтүе һәм хәле турында сөйләгән. «Бүген икенче көн. Борынның бер ягы сызлап тора. Операция үзе 1 сәгать барырга тиеш иде, 2,5 сәгатькә сузылды, күбрәк тә булмаса. Ләкин бу операцияне ясатырга кирәк иде, чөнки эчтә ялкынсыну процессы барды. Технологияләр яңа хәзер, гади генә – лазер белән ясадылар. Миңа 1 ай дәвамында 5 килограммнан артык күтәрергә, спортзалда шөгыльләнергә, 7 тәүлек кайнар әйбер эчәргә ярамый. Тик түзәсең инде, кая барасың. Шуңа күрә, үзегезне саклагыз, дип әйтәсем килә», – дигән җырчы.
«Үзегезне саклагыз» –- Әнвәр Нургалиев операциясенең ничек узуын сөйләгән
15 июля 202315 июл 2023
1
~1 мин