Мәскәүдә яшәүче хатын 6 ел элек үлгән дип саналган иренең исән булуын ачыклаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. Хатын ирен панкреатиттан вафат булды дип саный. 6 ел узгач, тол хатын ЗАГСтан иренең үлү турында таныклыгын алырга тели. Тик гаҗәеп хәл ачыклый. Хәзер ир-атның кайда булуын хокук саклаучылар билгели. Бер версия буенча, аның үлемен туганнары «оештырган». 48 яшьлек хатын июль башында полициягә мөрәҗәгать итә. Аның сүзләренчә, ул 2016 елның мартында Ставрополь краендагы Зеленокумск шәһәрендә шушы төбәктә яшәүче ир-атка кияүгә чыга һәм биредә яшәп кала. Ләкин 3 айдан ире хастаханәгә ята, анда панкреатит була. Хатын сүзләренчә, аңа иренә операция ясауларын әйтәләр. Тик хәле яхшырмагач, ирне Ставропольгә күчерәләр. Шуннан соң ир хатынының шалтыратуларына җавап бирми. Бер дә бер көнне телефонны чит хатын-кыз ала һәм ирнең үлүен әйтә. Ул үзен мәрхүмнең туганы дип таныштыра, бүтән шалтыратмаска куша. «Елена полициягә хәбәр иткәнчә, аңа телефоннан аермачык итеп аңлатканнар – җирләүгә кил
Башкалада яшәүче хатын үлгән дип саналган иренең исән булуын ачыклаган
15 июля 202315 июл 2023
2
1 мин