Җырчы Гүзәл Уразова социаль челтәрләрендә мәгънәсез комментарий ияләрен фаш иткәли. Җырчының Төркиядә ял итүе хейтерларының эчен аеруча нык пошырган булса кирәк, соңгы арада усал теллеләр тагын да активлашып киткән. Мәсәлән берсе, уйлап та тормыйча, җырчыга: «Сез маймылга охшагансыз», – дип язып калдырган. Фирдүс Тямаев булса, тозлап-борычлап берәр нәрсә язып җибәрер иде бу очракта. Гүзәл Уразова исә әдәп-әхлак кагыйдәләрен саклап калган. «Мин бик шат, әле дә ярый крокодилга түгел», – дип кенә җавап кайтарган ул бу «подписчигына». «Ә сез нәрсә дип җавап бирер идегез, киңәш бирегез әле?» – дип тә сорый җырчы башка язылучыларыннан. «Җавабың шәп. Энергетик вампирлар күп инде алар», – дигән аңа Нурзадә. «Гүзәл, мондый кешеләрне кызганырга гына кирәк. Мин, синең визажистың буларак, синең йөзеңнең һәр миллиметрын беләм. Син – искиткеч матур, купшы, затлы, нәфис, үзенә тартып тора торган хатын-кыз», – дип тынычландырган җырчыны визажисты. «Барыбыз да синең кебек маймыл булсак шәп булыр иде әл
Хейтерлар белән ничек сөйләшергә: «Сез маймылга охшаган» диючегә Гүзәл Уразовадан җавап
15 июля 202315 июл 2023
2
1 мин