Блогер Рөстәм Нәбиев хәзрәт белән Омск шәһәрендә казарма ишелгәндә һәлак булган хезмәттәше, авылдашы Фидан Мәүлиевның каберенә барып, аның рухына дога кылган. Рөстәм белән Фидан бер взводта хезмәт иткәннәр. Кызганычка, казарма җимерелгәч һәлак булган 24 солдат арасында Фидан да бар. Рөстәм үзе дә могҗиза белән генә исән кала. Аны фаҗига булып 7 сәгать узганнан соң гына җимерекләр астыннан тартып чыгаралар. Рөстәм 7 кома, 20дән артык операция, 2 клиник үлем кичерә, 2 аягын югалта. 12 июль – Рөстәм өчен инде 8нче ел хәтер көне… «Моннан 8 ел элек бу вакытта мин казарма җимерекләре астында ята, бу фаҗиганең масштаблары, шул исәптән үземнең дә исән калу-калмавымны белми идем. Бары тик 4 көн узганнан соң гына миңа үлүчеләрнең исемнәрен әйттеләр… Аларның саны – 24... Бүген мин барлык һәлак булган иптәшләремне искә алам. Шуларның берсе – авылдашым Фидан Мәүлиев җирләнгән зиратка мулла чакырдым. Фидан белән армиягә бергә киттек. Түбәндәге фото минем телефонга присяга кабул иткән көнне төшерелде
Рөстәм Нәбиев казарма ишелгәндә һәлак булган авылдашы каберендә: «Үземне гаепле тоям…»
14 июля 202314 июл 2023
1
1 мин