«Комсомольская правда» Мәскәү өлкәсе Пушкин шәһәрендәге фаҗига турында яза. 14 июльдә 38 яшьлек айтишник Роман Глушаков 4 яшьлек кызын үтерә һәм үзенә кул сала. Хатыны Екатерина соңгы вакытта иреннән аерым яши – шушы ук подъездда фатирны арендага ала. Эштән кайткач, ул баласы янына керә. Ир хатынын да үтермәкче була, әмма Екатерина чыгып йөгерә, аны күршеләре яшереп алып кала. Ир аны яралап өлгерә. Аннары Роман үзенә кул сала. Ул, бу адымга барыр алдыннан, хат язып калдырган була. Роман анда хатынына дәгъваларын язган. Ир белән хатын аерылышу чигендә яшәгән, Екатерина аерылышачагы турында әйтә. Глушаков кызы белән аерым яши алуын күтәрә алмаячагын әйтә. «Мин баламны югалтырга теләмим», – дип яза ир. Ир сәгатьләр буенча компьютер уеннырында атып уйнарга яраткан. Роман кызын теркәлгән ау мылтыгыннан атып үтергән. Ир бу карарга озак вакытлар нәтиҗәсендә килгән булса кирәк, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Ул корал сатып алган, әзерләнгән. Психологлар әйтүенчә, мондый гамәлгә психикасында тайпылы
«Мин баламны югалтырга теләмим» дигән хат калдырып, ир бәләкәй кызын атып үтергән
14 июля 202314 июл 2023
1
1 мин