Данир Сабиров үзенең «Язлар» җырына клип тәкъдим итте. Әлеге җырны 80нче елларда Татарстанның халык артисты, композитор Фирзәр Мортазин башкара иде. Данир җырга яңа сулыш өргән. Клип сюжеты нигезенә Башкортстан блогерлары Индира һәм Рөстәм Нәбиевларның чын, саф мәхәббәт тарихы алынган. «Тормышның асылын, кадерен аңлар өчен, аларның тарихы – безгә зур мисал», – дип яза Данир. Клипта Рөстәм белән Индира образында башка геройлар уйный. Блогерларның үз тормышындагы туй, бәби туу кебек истәлекле мизгелләрнең дә кадрлары кергән. Тик җырны Фирзәр Мортазин башкаруында тыңлап ияләшкән кешеләр Данирның җырлавын да, клипны да кабул итә алмаган. «Да-а-а, Фирзәр Мортазин җырлавы күңелгә кереп калган. Бозгансың җырны, Данир! Пустой, җансыз жырлыйсың. Клипка килгәндә, ахыргы 2 минуты ярыйсы әле, Рөстәм белән Индира төшкән өлеше. Ә башында нинди усал йөзле, исерек кыяфәтле егет башлап җибәрде клипны. Полный провал! Фиаско!» – дип язган, мәсәлән, берсе. «Бу җыр 85нче елларда бик популяр иде, кем жырлаг
«Бозгансың җырны!» – Данир Сабировның Нәбиевләр гаиләсе турындагы клибын ошатмаганнар
14 июля 202314 июл 2023
1
1 мин