Найти в Дзене
Интертат

Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны белән аерылышкан

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов тормыш иптәше Эльмира белән үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы барлык имеш-мимешләргә, «пиар өчен кыланышалар» дигән сүзләргә зур нокта куйды. Ришат белән Эльмира аерылышкан.

Ул виртуаль дуслары өчен болай дип пост язган:

«Журналистлар да күп сорап тора, сез дә язасыз. Без аерылыштык. «Ришат – син гаепле», «Эльмира дөрес эшләмәгән» ише фикерләр дә күп килә. Дөреслекне без икәү генә беләбез, халык алдында ачып саласыбыз да килми. Бу – ике олы кешенең уйлап эшләнгән гамәле. Гаеплене эзләү дә дөрес булмас, чөнки без үз тормышыбызны яшибез. Шаблоннарга туры китереп яшәргә тырышмыйбыз. Ничек бар – шулай!

Хәзер миңа бу тема турында сөйләү авыр бирелә, аңларсыз дип уйлыйм. Дөресен, бәлки, вакыт узгач сөйләрбез. Анда да сүз өчен түгел, ә киңәш итеп. Тагын бер кат кабатлыйм – мин бу темага сөйләшергә теләмим», – дип кырт кискән артист.

  • Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны: «Аерым яшибез, аерым...»
  • Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны белән аралары бозылу турында: «Икебез дә гаепле...»
  • Тәтишка Ришат Фазлыйәхмәтов белән аралары суыну турында: «Пиар түгел...»