Юдино бистәсендәге күлдә су коенганнан соң, берничә Казан кешесе кызыл бетчәләр чыгуга һәм кычытуга зарланган. Болар паразитлар нәтиҗәсендә килеп чыга. Әлеге билгеләр тиешле булмаган җирдә, камышлы, кошлар, әкәм-төкәм һәм ләм булган урында су кергәннән соң чыгарга мөмкин. Бу хакта «Казанские ведомости» газетасы корреспондентына танылган педиатр Илдус Лотфуллин сөйләгән. «Церкариаль дерматит һәрвакыт бар иде. Бу – балаларга хас, чөнки аларның тиреләре юкарак. Махсус дәвалау юк. Авыру куркыныч түгел, ә начар, дискомфорт тудыра. Авыру билгеләре, гадәттә, 5 көннән соң бетә», – диде ул. Белгеч сүзләренә караганда, кычыту тән тиресенә үтеп кергән шистосом корты аркасында барлыкка килә. Әлеге билгеләр белән беренче бала табибка инде май аенда ук мөрәҗәгать иткән була. Ул да нәкъ шунда, Юдино бистәсендәге Карьерда су коенган. Май аеннан бирле әлеге симптомнары булган балалар даими рәвештә табибка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. «Бу – шистосом үзе түгел, ә аның личинкасы (церкария). Бер күпереп