Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Интертат

Төркиядә ял иткәндә Фирдүс Тямаев хатынын үпкәләткән

Төркиядә ял иткәндә, җырчы Фирдүс Тямаев хатыны Резидәне үпкәләткән. «Дуслар, хатынның ачуы чыккан әле… Берүзем ашап утырам. Кичә балаларны күбекле дискотекага алып барган идем. Нигә үпкәләгәнен үзем дә аңламадым», – ди Тямай. Күбекле дискотеканың кадрларын карагач, Резидәнең кичерешләре аңлашыла төшә. Башта малайлары янында гына бөтерелгән Фирдүс, ахырга таба гел кызып китә – ярымшәрә чит ил кызлары белән кочаклашып бии, тегеләре дә шуңа шат. «Бу «шоколадный» кызлар кем белән кочаклашканнарын беләләрме икән?», «Кайда да шул бер Фирдүс инде. Энергетикаңны тоялар», «Кем икәнеңне белсәләр, артыңнан калмаслар да әле», – дип куркытканнар виртуаль дуслары җырчыны. «Видео ахырындагысы кем соң моның? Ир-атмы? Кызмы?» – дип сорау биргән берәү. «Күбеген сөртеп төшергәч, үзем дә куркып киттем», – дип җавап язган Тямаев.

Төркиядә ял иткәндә, җырчы Фирдүс Тямаев хатыны Резидәне үпкәләткән.

«Дуслар, хатынның ачуы чыккан әле… Берүзем ашап утырам. Кичә балаларны күбекле дискотекага алып барган идем. Нигә үпкәләгәнен үзем дә аңламадым», – ди Тямай.

Күбекле дискотеканың кадрларын карагач, Резидәнең кичерешләре аңлашыла төшә. Башта малайлары янында гына бөтерелгән Фирдүс, ахырга таба гел кызып китә – ярымшәрә чит ил кызлары белән кочаклашып бии, тегеләре дә шуңа шат.

«Бу «шоколадный» кызлар кем белән кочаклашканнарын беләләрме икән?», «Кайда да шул бер Фирдүс инде. Энергетикаңны тоялар», «Кем икәнеңне белсәләр, артыңнан калмаслар да әле», – дип куркытканнар виртуаль дуслары җырчыны.

«Видео ахырындагысы кем соң моның? Ир-атмы? Кызмы?» – дип сорау биргән берәү. «Күбеген сөртеп төшергәч, үзем дә куркып киттем», – дип җавап язган Тямаев.

  • Гаиләсе белән Төркиядә ял итүче Фирдүс Тямаевны ихлас булмауда гаепләгәннәр