Казарма ишелеп, ике аяксыз калган, бик күпләрнең мотиваторы, соңгы вакытта иң биек тауларга менүче буларак танылган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира социаль челтәрдә матур күлмәк киеп бөтерелгән видео куеп, халыкны борчуга салган. Видеодагы сүзләргә караганда, Уфа блогерының хатыны тормыштан канәгать һәм бәхетле. «Мөгаен, ниндидер берничә елдан соң мин үз-үземә сәлам җибәрермен. Рәхмәт сиңа, «кулыңны төшермәгән» өчен, кечкенә мин. Кара, барысы да без хыялланганча», – дигән сүзләр чыга видеода. Матур видеолар астына калдырыла торган «матур», шәп», «искиткеч» дигән комментарийларга биредә урын юк. Халык Индираның «эче зур булуы», берәү язуынча, «муеныннан ук башлануына» борчылган. «Сездә диастаз. Хирургка барыгыз, дөрес булмаган тренировкалар аны бары тик зурайта. Эчегез зурайганнан зурая»; «Күлмәге дөрес сайланмаган»; «Коточкыч, эчке кием дә кимәгән»; «Бала көтми ул, көтсә яшерер иде»; «Ике бала тапканнан соң минем дә эчем калды, тик нигә шундый күлмәк кияргә. Ул сездә коточкы