Җырчы Иркә бу көннәрдә олы кызы Айсылу белән Кубада ял итә. Кояшлы Кубадан матур видеолар белән бүлешә. Җырчының «ВКонтакте» сәхифәсендәге матур-матур постларын халык яратып кабул итә. Алар Иркәгә «Татарның йөзек кашы», «Чибәркәй» кебек мактау сүзләре калдыра, хәерле яллар тели. Ире Артур махсус операциядә вакытта Иркәнең җылы якларда йөрүеннән гаеп эзләүчеләр дә аз түгел. «Иркә – Кубада, Артур – окопта», – дигән комментарий калдырган Рәзилә атлы бер ханым. Алга таба Рәзилә һәм Иркәне яклаучылар арасында бәхәс купкан. «Агуыгызны үзегездә тотыгыз», – дип яклап чыккан җырчыны Зөлфия дигән интернет кулланучы. «Сездә ул агу! Мин ничек бар, шулай әйтәм. Мәгънәсен аңламыйсыз икән, читләп үтегез», – дип ябырылган аңа Рәзилә. «Мин сезнең белән килешәм. Нәрсәнең нәрсә икәнен аңлап, матуррак тотарга кирәк үзеңне. Аңлыйм мин аны, ул, имештер, «бирешмим» дип, үзен тота. Мин Иркәгә шуны әйтер идем. Син Артур урынында булып, ул шулай кыланса, нишләр идең? Син бит ир хатыны, кемне кызыктырмакчы булас
Ялга киткән Иркәне тәнкыйтьлиләр: «Иркә – Кубада, Артур – окопта»
24 июля 202324 июл 2023
1
1 мин