22-23 июль көннәрендә Төньяк Кавказ җөмһүриятләрендә сәяхәт иткәндә Владикавказда урнашкан сөнни “Мохтаров мәчете”нә кереп чыгарга насыйп булды. Баку нефте сәнәгатьчесе, иганәче Мортаза Мохтаров исемен йөрткән мәчет Терек елгасының сулъяк ярында, бик матур урында урнашкан. Бу мәчет тарихында татарларның да роле бар. Владикавказда яшәүче мөселманнар үз хисапларына мәчет төзергә сорап үтенеч язалар һәм аларга 1900 елда рөхсәт бирелә. Архитектор И.Г. Плошко мәчет бинасын гарәп стилендә проектлаштырган, бина XX-XII гасырлардагы Каир (Египет) мәчетләрен хәтерләтә. Биеклеге 16,5 метр, манарасы 33 метрны тәшкил итә. 1908 елда “Приазовский край” газетасы мәчет төзелеше 80 меңгә төшкәнлеген, 50 меңен Мортоза Мохтаров биргәнлеген язып чыга. Мортоза Мохтаровның хатыны Елизавета осетин генералы Хамби Тугановның кызы Владикавказдан була. “Каспий” газетасы хәбәр итүенчә, мәчеттә 1908 елның 14 октябрендә Корбан бәйрәменең беренче көнендә намаз укыла. Мәхәлләгә шәһәрнең барлык мөселман халыклары йөри.