Элвин Грейның туган көн концертында чыгыш ясаганнан соң юмор остасы, җырчы Данир Сабировка бер тамашачы чәчәк бәйләме бүләк иткән. «Зур рәхмәт, менә бу – популярлык инде, брат. Ә минем туган көндә сиңа чәчәк бирмәгәннәр иде. Мин алдан сөйләшеп куймадым, бәлки, син кайгырткансыңдыр? Сөйләшеп куйсам да, «сөйләштем» дип әйтә алмыйм бит инде мин аны. Ну ярар, братан, туган көнең белән! Тешләреңне сакла! Синең бер тешең генә дә – минем бер концерт», – дигән шуннан соң Данир, дустын туган көне белән котлап. Инде сәхнәдән төшеп баручы Данирны Элвин Грей яңадан чакырып ала. Нәрсәдер әйтмәкче булган Элвин Грейга җор телле Данир тагын авыз ачарга да ирек бирми: «Өченче җырны әзерләмәдем, брат. Сөйлим, ләкин татарча сөйлим инде, яме. Минем русчам – синең татарчаң кебегрәк», – дип төрттерә, чыннан да татарчасы чиле-пешлерәк булган Элвин Грейга. Яңадан шул чәчәк темасына кайтып, Данир бер кызык хәл дә сөйләп ала. «Солянка концерты бара икән. Артык танылмаган артист бер малайга акча бирә дә: «Шушы а
Данир Сабиров Элвин Грейга: «Минем русчам синең татарчаң кебек»
23 июля 202323 июл 2023
4
1 мин