Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Лилия Габдрафикова

"Татар баеса хатын алыр"

Татар яшәешенең тарихында, ерак патша заманнарында, күп хатынлы гаиләләр дә күзгә чалына. Бигрәктә сәүдәгәр яисә муллалар арасында. Юкка гына “урыс баеса, чиркәү салыр, татар баеса, хатын алыр” кебек әйтемнәр килеп чыкмагандыр. Гомүмән, мөселман-татарларны читтән күзәтүчеләр бу күренешне үз язмаларында ассызыклап күрсәтергә тырышканнар, чөнки башка халыклардан аерылган, шаккатарлык, бер төрле кырагай гадәт дип кабул ителгән күпхатынлылык. Ләкин татар яшәешенең ул күренешен бар җәмгыять тарафыннан хупланган дип әйтеп булмый, кайбер татарлар инде үзләре дә аның кимселекләрен ХIХ гасырда ук бик яхшы аңлый башлаганнар. “Ике хатын алган каргыштан үләр”, “Ишектән көндәш керсә, тишектән җәнҗал керә”, “Тинтәк чукмак җыяр, тиле хатын җыяр”, “Хатын өстенә хатын – ут өстенә утын” һ.б., һ.б. дистәләгән татар халык мәкальләре күпхатынлылыкка булган кире карашны дәлилли. Көндәш хатыннар тормышы йорт-җирдәге ызгыш-талаш белән бер рәттә күзалланган, андый гаиләдә тәртип булмый дигән фикер алга сөргән

Татар яшәешенең тарихында, ерак патша заманнарында, күп хатынлы гаиләләр дә күзгә чалына. Бигрәктә сәүдәгәр яисә муллалар арасында. Юкка гына “урыс баеса, чиркәү салыр, татар баеса, хатын алыр” кебек әйтемнәр килеп чыкмагандыр. Гомүмән, мөселман-татарларны читтән күзәтүчеләр бу күренешне үз язмаларында ассызыклап күрсәтергә тырышканнар, чөнки башка халыклардан аерылган, шаккатарлык, бер төрле кырагай гадәт дип кабул ителгән күпхатынлылык.

Нейрочелтәр ярдәме белән ясалган сүрәт
Нейрочелтәр ярдәме белән ясалган сүрәт

Ләкин татар яшәешенең ул күренешен бар җәмгыять тарафыннан хупланган дип әйтеп булмый, кайбер татарлар инде үзләре дә аның кимселекләрен ХIХ гасырда ук бик яхшы аңлый башлаганнар.

“Ике хатын алган каргыштан үләр”, “Ишектән көндәш керсә, тишектән җәнҗал керә”, “Тинтәк чукмак җыяр, тиле хатын җыяр”, “Хатын өстенә хатын – ут өстенә утын” һ.б., һ.б. дистәләгән татар халык мәкальләре күпхатынлылыкка булган кире карашны дәлилли. Көндәш хатыннар тормышы йорт-җирдәге ызгыш-талаш белән бер рәттә күзалланган, андый гаиләдә тәртип булмый дигән фикер алга сөргән бу мәкальләрдә.

Әгәр документаль хәтирәләрне барласак, чынлапта күпхатынлы тормыш бик тыныч булмавын күрәбез. Мәсәлән, язучы Зәриф Бәшири (1888-1962) шундый гаиләдә үсә. Аның әтисе Чүти авылында (Татарстанның хәзерге Кайбич районы) мулла булып тора һәм ике хатын белән яши. Язучының балачак истәлекләреннән:

“Әтинең ике хатыны, ике хатынга ике оя баласы бар. Ул оялар да, юри шулай эшләнгән шикелле, бер-берсенә капма-каршы: зур әнкәйнең балалары һәммәсе кызлар, ә минем әнинең зур балалары һәммәсе малайлар. Йорт эчендәге бөтен талаш-кычкырышларың төп сәбәбе әнә шунда.
Карт әни, яки зур әнкәй, минем әниненң ир балаларыннан көнләшә, аларның әтидән соң михрап иясе булып калуларын теләми. Шуның өчен дә аларны ничек кенә булса да читләтү, рәтсез хәлгә кую хәйләсен, юлын эзли. Аларны үзара һәм алар белән ата арасын бозыштырырга тырыша.
Минем әнием исә, үзен әнә шул михрап иясе булачак ир балаларның аналары санап, кукыраерга тели, һәрбер эштә үз балаларын өстен куярга маташа.
... Менә шундый күңелсез, эчпошыргыч, ачу-нәфрәт тудыручы тормыш...”.

Әлбәттә, күпхатынлылык татарларда гына түгел, башка мөселман халыкларга да хас күренеш булган. Әмма инде урта гасырларда ук зыялылар гаиләнең бу шәкеле читенлекләренә игътибар итә башлаганнар.

Мәсәлән, XVI гасырда госман галиме Али-әфәнде Кыналызаде язган “Әхләк-и Әләи” китабында “ир кешенең хатыны берәү булырга тиеш”, “ир – ул йортның күңеле, ике тәннең бер күңеле булмаган кебек, ике йортның (хатынның) да бер ире була алмый” дигән сүзләр очрый. Аның фикерләре госманлы җәмгыятенә зур йогынты ясаган, мәсәлән, ХIX гасыр документлары буенча шәһәр ир-атлары арасында күп хатын белән яшәгәннәре бик аз булган.

Нейрочелтәр ярдәме белән ясалган сүрәт: янәсе 1875 елда Казанда мөселман татарлар шундый кыяфәтле булган.
Нейрочелтәр ярдәме белән ясалган сүрәт: янәсе 1875 елда Казанда мөселман татарлар шундый кыяфәтле булган.

Әгәр атаклы татар байлары һәм муллалары гаиләләренә күз салсак, монда да, бигрәктә XIX-XX гасырлар чатында, күпхатынлылык инде югала барганы сизелә. Мәсәлән, Галимҗан Баруди, Ризаэтдин Фәхретдин, Хәсән-Гата Гәбәши, Габдулла Апанаев, Һадый Атласый һ.б. зыялы дин әһелләре гаилә тормышын бер хатын белән корган. Казанда яшәүче мәшһүр татар байларына да бу бик хас күренеш.

Элегерәк икенче хатын алу очраклары күп вакытта мал-мөлкәт мәсьәләсе белән бәйле була (мал читкә китмәсен дип, тол калган җиңгиләрне алу гадәте). Шулай ук беренче хатынның баласызлыгы да икенче хатын алуның тагын бер сәбәбе. Гаяз Исхакыйның 1910 елда язылган “Остазбикә” хикәясендә бу проблема бик җентекләп бәян ителә. Хәзерге җирлеккә салсак, әдәби әсәрдәге икенче хатын роле акчага ялланган “суррогат әни” рәвешендә генә, аны чын мәгънәсендә гаилә әгъзасы дип әйтеп булмый. Хикәядәге Вахит мулланың күңеле барыбер беренче хатыны Сәгидә белән кала.

Шунысы кызык – кайбер мәшһүр татар байлары баласыз хатыны өстенә дә икенече хатын алып маташмаган. Мәсәлән, Казан сәүдәгәре, Татар ратушасы җитәкчесе Якуб Солтангәлиевның (1788 елда вафат) балалары булмый. Никадәр байлык иясе, ул бер хатын белән көн күрә, икәүләп, савап булсын дип, алар Апанай мәчетен төзеткән. Хәттә төзелеш вакытында кирпеч-агачларын үзләре ташып йөрегәннәр. Нәселләре калмаса да, бу гаиләгә һәйкәл булып әле һаман шул мәчет тора Казанда. Гомеренең соңгы елларында Оренбургтан Казанга күчеп утырган, шулай ук Иске татар бистәсендә яшәгән Әхмәт бай Хөсәеновта (1837-1906) милләт өчен бик күп файдалы эшләре белән тарихка кереп калган шәхес. Мәдрәсә-мәчетләр төзеткән, шәкертләргә ярдәм кылган. Аның да үз баласы булмый, бер хатыны белән генә яшәүне хуш күрә.

Кем белә, бәлки бу юлны ул үзе үскән гаиләгә карапта сайлагандыр, чөнки атасының ике хатыны була. Әмма үги әнисен, икенче хатын итеп алынган Нәкия исемле ханымны, бәхетле дип әйтеп булмый, балалары кечкенә вакытта ук күңел сызлауларыннан арына алмыйча, ул бакыйлыкка күчә.

Күпхатынлылык мәсьәләсенә чынлапта ир-ат күзлегеннән карау бар, ә менә хатын-кызның хис-тойгылары ничектер читтә кала. Ә бит шул ук халык мәкальләрендә дә көндәшлек гаилә тормышында иң авыр нәрсә икәне ассызыклана. Сакланган хатирәләрдә дә шул хакта мәгълүмат очрый. Мәсәлән, Казанда яшәгән сәүдәгәр Исхак Юнусовның (1810-1884) беренче хатыны аның икенче туйы турында улына болай дип сөйли: «син туган вакыт – минем кайгылы чагым иде, әтиегез яшь хатын янына киткән вакыт булды…». Исхак бай икенче алган хатыны белән бик озак тормый, аерылыша.

Нейрочелтәр ясаган ХIХ гасырда яшәгән балалы татар ханымы
Нейрочелтәр ясаган ХIХ гасырда яшәгән балалы татар ханымы

Икенче хатынлыкка еш кына баласыз, тол хатыннарны яисә бик бай булмаган гаиләдән чыккан кызларны алганнар. Мәсәлән, сәнагәтьче, Оренбург якларында алтын приисклар хуҗасы Шакир Рәмиевнең булачак яшь хатыны, никахка кадәр аларның йортында хезмәтче булып эшли.

Чынлапта матди тигезсезлек күпхатынлыкка бер этәргеч булып торган. XIX гасыр башында Казан татарларының ярлы кызлары арасында Урта Азиядан килгән сәүдәгәрләргә икенче хатынлыкка бару еш очраган. Әмма, сәүдә эшләрен тәмамлагач, кияүләр Казанда никахлаган хатыннарын туган якларына алып кайтырга бик ашыкмаганнар. Бу яшь хатыннар, сәүдәгәрләре ташлап киткәч, ирле дә, тол яисә аерылган да дип исәпләнмәгән. Әлбәттә, мондый халәт яшь хатыннар тормышында зур кыйынлыклар тудырган.

Андый кыска гомерле никахлар дистәләгән еллар кабатланган күрәсең, чөнки 1887 елда оренбург мөфтие ниһаять муллалар арасында киләсе фарман тарата: Азиядан килгән сәүдәгәрләр белән Идел буе мөселаманнары кызларына никах укыганда, кияүләрдән махсус кәгазь алып калырга. Бу документ буенча, әгәр ире ике елдан ашу күренмәсә, хатын ирекле саналган һәм яңадан кияүгә чыга алган.

XIX гасыр ахыры - XX гасыр башлары җәдитчелек хәрәкәте, буржуаз реформалар, феминизм үсеше белән билгеле заман. Әлбәттә, белемле, алдынгы карашлы, һөнәрле кызлар гаилә тормышында башкача корырга омтылганнар. Алар инде икенче, өченче хатын булып яшәргә ризалашмаган. Гомүмән алганда, җәдит мәдрәсәләрендә укыган яшь егетләр арасында да шул карашлар ныграк тарала. Мәсәлән, Шакир Рәмиевның олы кызы Камилә танылган җәмгыять эшлеклесе Садри Максудига кияугә чыга. Әлбәттә, бу гаиләне күпхатынлы итеп күзаллау мөмкин дә түгел.

ХХ гасыр башында андый күпхатынлы никах мөнәсәбәтләренә булган кире караш Гаяз Исхакыйның “Өч хатын белән тормыш” пьесасында да чагылыш тапкан. Бу кәмитне төрле төбәкләрдәге татар тамашачылары бик яратып карыйлар.

Шулай да 1917 елда үткән мөселман съездларында күпхатынлылык мәсьәләсе ачык кала. Әлбәттә, күпчелек хатын-кыз делегатлар бу традицияны хупламый. Мәсәлән, хокук белгече Әминә Мөхетдинова бик ялкынлы чыгышында күпхатынлылыкны урта гасырларда таралган җаза – бурларның бармак/кулларын кисү белән чагыштыра. Бу традициядан баш тарта алгач, ник күпхатынлылыктан да баш тартмаска? Икесе дә кырагай гадәт бит. Әммә ир-атлардан кайберәүләр, бигрәктә олырак яшьтәге муллалар, «безнең хатыннарыбызны тартып алалар» дип күпхатынлылыкны яклыйлар.

Шулай ук нейрочелтәр рәсеме: янәсе мөселман йорты
Шулай ук нейрочелтәр рәсеме: янәсе мөселман йорты

Чынлапта, бер фарман белән генә бу гадәтне тыеп булмас иде. Хәтта советлар чорында да, күпхатынлылык тыелса да, электән калган күп хатынлы гаиләләрнең тормышы дәвам итә.

Мәсәлән, Мостай Кәримнең бала күзлегеннән язылган “Озын-озак балачак” повестында бер авыл гаиләсендә әле 1930 нчы елларда олы әни һәм кече әни бар, романтик әдәби әсәрдә алар тату гына яшиләр кебек. Ләкин олыларның чын уй-хисләрен кем белсен? Һәм икесенә бер “күңел” булган көндәш әниләргә үз күңелләрен тыңларга мөмкинлек калган микән?

Мәкалә беренче тапкыр 2021 елда "Идел" журналында басылды.
СберЧаевые