Найти тему
Интертат

Салават Фәтхетдиновка сәхнәдән китәргә кушканнар?

Салават Фәтхетдинов август аенда узачак 35нче сезон концертларына әзерләнә. Социаль челтәрләргә дә репетицияләрдән өзекләр куйгалый. Татар эстрадасы легендасының күпсанлы фанатлары арасында «чеметеп алырга» яратучылары да юк түгел. Мәсәлән, чираттагы видеороликны караганнан соң, берничә кеше «Салават инде сәхнә өчен картаеп бара» дигән фикер калдырган.

«Мәскәүдәге концертында да юньләп җырлый алмады. Сәхнәдән вакытында китә белергә кирәк. Студентлар укытсын», – дигән бер ханым.

«Салават абыегызның җырларга тыны җитми бит инде, тын юлларын ачарга кирәк», – дип җөпләгән алдагысының сүзләрен икенчесе.

Башкалар исә, бу сүзләр белән килешмичә, бу икәүгә каршы чыккан:

«Дөрес, Салаватыбыз картаеп бара, нишлисең, тормыш шулай корылган. Ләкин шулай да Салават абый – безнең өчен зур шәхес, җырласын, аның җырлары белән безнең яшьлек үтә. Аңа торырдай җырчылар бик аз әле ул»;

«Сез – мәскәүлеләр, артыгын кыланасыз! Аңа сәхнәдән китәргә кирәкми»;

«Өзелеп җырлый, йөрәге белән. Сакла үзеңне, Салават. Сине яратканнар өчен сакла».