Бу көннәрдә интернет шау килә: Киров өлкәсендә гашыйк парны төрмә аерырга мөмкин. Балигъ булган студент кызның мәктәп укучысы белән мөнәсәбәтләре турында билгеле булган, һәм хәзер кызны төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза. Киров шәһәрендә 8нче сыйныфта укучы малай студент кыз белән китапханә янында таныша. Яшьләр бер-берсен ошата, сөйләшеп китәләр, аннан социаль челтәрдәге аккаунтлары белән алмашалар. Мөнәсәбәтләре тиз үсә, озакламый, виртуаль үбешүләр чын үбешүгә әйләнә. Әмма бу парны бергә күргәч, барысы да чәлпәрәмә килә, укучы малай үзе бу хакта сөйләнеп ташлаган булса кирәк. Бер көнчесе яки әдәп-әхлак сакчысы кирәкле урынга җиткергән – яшүсмер һәм балигъ булганнар арасындагы мөнәсәбәтләр әлегә кадәр Россия Җинаять кодексында язылмаган. Шуннан соң, хокук саклау органнары 8нче сыйныф укучысыннан сорау алган, бәйләнү, җәберләү очраклары турында кызыксынганнар, ә аннан студентканың үзе янына да барганнар. Массакүләм мәгълүмат чараларында язуларынча,
Үбешкән өчен төрмә: 19 яшьлек кызга яшүсмер белән очрашкан өчен җинаять эше яный
24 июля 202324 июл 2023
1
1 мин