Берничә ай элек җырчы Филипп Киркоровның әтисе Бедрос Киркоров 26 ел бергә яшәгән хатыны Людмила Смирнова белән аерылышкан. Хатын Бөек Новгород шәһәреннән ире янына Мәскәүгә күченүдән баш тарткан булган. Бу хакта СтарХит сайты яза. Бедрос Киркоров белән Людмила Смирнова күп еллар бергә яшәми икән инде. Артист рәсми рәвештә аерылышуы турында күптән түгел генә халыкка чыгарырга булган. «Тиз булсын өчен, хатыным белән ничек аерылышырга икәнен уйлыйм. Мин аның белән 12 ел элек, оныклар тугач аерылыштым. Ул үзенең шәһәрендә калды, диссертация якларга телим, диде һәм югалды. Мин гаиләне саклап калу өчен барысын да эшләдем. Людмиланың бертуганының кызы судья булып эшли, ул аерылышырга киңәш иткән. Эш никах килешүендә. Анда, бар мөлкәт тә аның исеменә күчә, дип язылган. Безнең 2 йорт бар. Алар кыйммәт тора. Филипп җибәрде аларны. Мин моны күргәч, Ходай кушканча булсын, дидем. Үземнең карарымны Филиппка әйткәч, ул «әти, үзеңә кара» диде», – дип сөйләгән 91 яшьлек җырчы «НТВ» каналындагы «Секрет
Бедрос Киркоров яман шеш белән авырган хатыныннан аерыла: «Бөтен милек аңа кала»
10 июля 202310 июл 2023
1
1 мин