Путинның матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Песков президентның «Вагнер» хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин белән очрашканын әйткән. Бу сөйләшүдә «Вагнер» отряды командирлары һәм Пригожин компаниясе җитәкчеләре – барлыгы 35 кеше катнашкан, дип хәбәр итә РИА Новости. Дмитрий Песков әйтүенчә, очрашу Кремльдә 29 июньдә, хәрби фетнә омтылышыннан соң 5 көн узгач булган. Сөйләшү 3 сәгать диярлек барган, дип хәбәр итә Песков. Путин махсус хәрби операциядә хәрби ширкәтнең эшчәнлегенә һәм 24 июнь вакыйгаларына бәя биргән, «Вагнер» командирларын тыңлаган һәм аларга киләчәктә нинди эшкә урнашырга мөмкин икәнлеге турында киңәш биргән. Песков әйтүенчә, «Вагнер» вәкилләре дәүләт җитәкчесенең тарафдарлары һәм солдатлары булуларын әйткән. Песковтан, бу очрашуда Оборона министрлыгы вәкилләре булганмы, дип сораганнар. Ул бу сорауга җавап бирмәгән. 24 июньгә каршы төндә «Вагнер» хәрбиләре Донда Ростов шәһәрендәге Көньяк хәрби округ штабын басып алды. Бу вакыйгага кадәр Пригожин Россия хәрби