Җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова тамашачысын биюе белән шаккатырды. Чыгышының бер өзеген ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә урнаштырды. «Кавемнең баш шаманкасы бик тә мөһим вакыйга алдыннан биегән кебек булып күренә», – дип бәяләгән Зәйнәбне тамашачыларының берсе. Җырчы, бу фикер белән килешүен белдереп: «Шулай кебек килеп чыккан», – дип җавап язып калдырган. Тамашачы Зәйнәб Фәхетдинованың биюенә генә түгел, образына да игътибар иткән. «Татар эстрада» төркемендә үз фикерен язучы 100дән артык кеше арасында җырчыны тәнкыйтьләүчеләр дә, яклаучылар да бар. «Шаман дип торам», «Әллә нинди язычник биюе», – дип яза кайберәүләр. Ә кемнәрдер аны рус эстрадасының танылган җырчысы Елена Ваенгага да охшата. Җырчыны үзен яшьләрчә тотуында гаепләүчеләр дә бар. «Паспортын югалткан, олыгайгач, килешми инде»; «Бии белмәгәч, биергә кирәкми»; «Тавышы матур, сүз дә юк. Но кыланып йөрүе килешми бер дә. Яшьләр белән бергә атлыйм, дип уйлый. Үз яшеңдә бул», – дип язып калдыручылар да бар. Икенче як, җырчыны яклый: «Һ
Зәйнәб Фәрхетдиновага тамашачысы: «Бу видеогызны монголлар күрә күрмәсен»
9 июля 20239 июл 2023
1
1 мин