Пакистанның Лахор шәһәрендә 30 яшьлек Мостафа Шафик «Неглерия Фоулера» амебасын иярткән һәм һәлак булган. Бу турыда РИА Новости Pakistan Observer басмасына сылтама белән яза. Ир-ат салкын тигәндәге кебек авырый. Аның температурасы күтәрелә, башы авырта. Хастаханәгә китергәч, 2 көннән ул үлә. Лаборатория анализлар ясагач, ир-атның Naegleria fowleri иярткән булуын раслый. Бу паразит «баш миен ашый торган» амеба буларак билгеле. Лахор шәһәрендә бу – беренче очрак, моңа кадәр Карачи шәһәрендә 3 очрак теркәлгән булган. Naegleria fowleri паразиты булган су организмга борын аша кергәндә, амеба кешегә йога. Гадәттә, бу – суда йөзгәндә, чумганда яки башны төче суга тыкканда (мәсәлән күлләрдә һәм елгаларда) була, диелә хәбәрдә.
«Су коенганда йога» – «баш миен ашый торган» амеба иярткән ир-ат ике көндә үлгән
9 июля 20239 июл 2023
2
~1 мин