Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Мәгънәсез җырлар турында

Әй җәмәгать…. Әй җәмәгать, живодурдай егетләр бит, живодурдай егетләр һәм киендереп куйсаң зифа каеннар белән чагыштырырлык кызларыбыз бит телләренә ни килсә, шуны халык каршына чыгып такмаклап-такмаклап кычкырып йөриләр. Ничек нерваларың бетмәсен дә, ничек чәчләрең агармасын җәмәгать, боларның бит барысы да безнең татар балалары, болар бит милләтебезнең киләчәге. Кемнәр генә теләк теләде икән, балалары тилереп йөрсен дип? Мөхтәрәм милләттәшләрем, без бит Зифа Басыйровалы, Гөлсем Сөләймановалы, Фәридә Кудашевалы, Рәшит Ваһаповлы, Әлфия Афзаловалы, Илһам Шакировлы халык идек бит. Карагыз әле кызлырыбызның ничек итеп сәхнәгә чыкканнарын, чирканмыйча карарлык түгел лә баса, күкәйдән чыгып килә торган чебеш кебек яртылаш шәрә, тилебәрән орлыгы ашаган ахмаклар кебек чиный-чиный кычкырып йөриләр бит. “Арыш юлы бер генә, Сөйгәнемне күр генә. Түтәлләргә – гөлгә сипмә, Су сип йөрәккәемә”. Мондый сүзләр белән бу җырлаучы кемгә нәрсә әйтергә тели? Бу “Арыш” сөйгәненең исемеме? Арыш икмәк булса, у

Әй җәмәгать….

Әй җәмәгать, живодурдай егетләр бит, живодурдай егетләр һәм киендереп куйсаң зифа каеннар белән чагыштырырлык кызларыбыз бит телләренә ни килсә, шуны халык каршына чыгып такмаклап-такмаклап кычкырып йөриләр. Ничек нерваларың бетмәсен дә, ничек чәчләрең агармасын җәмәгать, боларның бит барысы да безнең татар балалары, болар бит милләтебезнең киләчәге. Кемнәр генә теләк теләде икән, балалары тилереп йөрсен дип? Мөхтәрәм милләттәшләрем, без бит Зифа Басыйровалы, Гөлсем Сөләймановалы, Фәридә Кудашевалы, Рәшит Ваһаповлы, Әлфия Афзаловалы, Илһам Шакировлы халык идек бит. Карагыз әле кызлырыбызның ничек итеп сәхнәгә чыкканнарын, чирканмыйча карарлык түгел лә баса, күкәйдән чыгып килә торган чебеш кебек яртылаш шәрә, тилебәрән орлыгы ашаган ахмаклар кебек чиный-чиный кычкырып йөриләр бит.

“Арыш юлы бер генә,

Сөйгәнемне күр генә.

Түтәлләргә – гөлгә сипмә,

Су сип йөрәккәемә”.

Мондый сүзләр белән бу җырлаучы кемгә нәрсә әйтергә тели? Бу “Арыш” сөйгәненең исемеме? Арыш икмәк булса, ул арышның бер генә юлы кая илтә? Арыш ул юлдан кая бара? Кеше сөйгәнен күрер өчен шул бердән-бер арыш юлына чыгарга тиешме? Түтәлләргә дә, гөлгә дә су сиптермичә аларны корытырга уйлыймы? Шушы мәгънәсез юлларга карата күпме мәгънәсез сораулар туа. Акылы тулы, җыр сәнгатен аңлаучы җырчы шундый лөгатьсез сүзләрне җырлар идеме? Юк әлбәттә, җырламас иде.

Менә тагын бик каты мәхәббәт турындагы җыр булса кирәк, “җыр”ның исеме дә “Ярату” дип атала:

“Мин барлыгын син белмәдең.

Син барлыгын мин белмәдем

Яратам дип син әйтмәдең,

Мин дә сине сөям димәдем”.

Мин инде иске карашлы кеше булгангадыр, менә шушында бер генә дә мәхәббәт турында барган сүз таба алмадым. Бер-берләрен белмәгәннәр, яратам дип әйтмәгәннәр, әмма мәхәббәтләре бик көчле булгандыр инде, югыйсә шулчаклы сикерә-сикерә җырлаамас иделәр.

Менә тагын берәү әтисенә булган мәхәббәтен белдереп җырлый:

“Җир йөзендә тормыш тагын бер кат

Бирелсә бирер идем шул гомеремне мин әтиемә”.

Әйе, әтисенә бүгенге гомерен багышлыйсы килми, үзенең матур яшисе бар, тагын бер кат гомер (тормыш түгелдер инде ул) бирелсә, әтисенә бирергә исәбе бар. Моңа охшаш бер җырны берәү җырлый иде инде, әмма әнисенә багышлап:

“...Синең алда, әнкәй, мин бурычлы

Гомерем әгәр ике булса,

Түләр идем мин ул бурычны...”, дип. Мин бу турыда 2003 елда “Шәһри Казан” газетасында язып чыккач, (күрәсең мәкаләне аңа укытканнар булса кирәк) аны бу егет үзгәртеп:

“Яшьлегемә кире кайтсам,

Түләр идем мин ул бурычны”, дип җырлый башлады. Барыбер сәбәбен таба әнисенә бурычын түләмәс өчен, хәйләкәр егет. Менә шундый юньсез бала тәрбияләп үстергән инде әнисе, әнисенә һич бурычын түлисе килми.

Менә кичә әле шушы егетне "Дуслык күпере" дигән Татарстан һәм Башкортстан "йолдызлары" кәнсиртендә күрсәттеләр. Зөфәр Олег Поповнын костюмын киеп чыккан, Зәйнәп белән бергәләп, алмаш-тилмәш ин мәгънәсез сүзле җыр башкаралар:

"Кар булсам, каралмам,

Боз булсам бозылмам.

Мин мәнге картаймам,

Янымда син булсан".

Монда кар белән бознын нинди катышы бар бу парның бергә булу булмауларында икәнен һич тә анлый алмадым инде.

Бу җырлаучыларның мәгънәсез сүзләре дә, көйләре дә игезәкләр кебек бер-берсенә охшашлар бит әле.

Рәсим Хәбибулла.