Найти в Дзене
Интертат

Гүзәлем: «Тагын бер хыял чынга ашты...»

Гүзәлем һәм Салават Миңнехановларны социаль челтәрләрдән күзетеп баручылар белә, мөгаен: иҗади гаилә тырышып-тырышып төзекләндерү эшләре белән мәшгуль. Аларның йорт-җирләре рәсемнәрдәге кебек гаҗәеп матур, хәтта, мунчалары да хан сараен хәтерләтә.

«Банный комплекс»ларын Гүзәлем виртуаль дусларына сөйләп-сөйләп күрсәткән иде инде, менә хәзер тагын өйләренең бер матур почмагы – терраса белән таныштырган.

«Терраса үз сезонын ачты. Гаилә белән шундый җәйге кичләр турында ничек хыялланган идем. Аллаһ бәрәкәт һәм җылы, якты мизгелләр бирсен... Тагын бер хыял чынга ашты», – дип, шатлыгы белән уртаклашкан Гүзәлем.

Сөбеханаллаһ, дип карагыз.

Видеолар: Гүзәлемнең шәхси аккаунтыннан