Найти тему
Интертат

«Төнгә каршы куркып киттем»: Бизәнмәгән Гүзәл Уразова фанатларын шаккатырган

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова социаль челтәрдә бизәнгәнгә кадәр һәм бизәнгәч төшкән видеосын урнаштырган. Фанатлар җырчының образын бик ошаткан, кайберләүләр артистны бизәнмәгән килеш күреп, куркып киткән.

– Ял итәргә китә алмадым, бик каты яңа сезонга әзерләнәбез. 10 сәгать съёмка булды, нык яхшы шоу була быел, – дип язган Гүзәл Уразова.

«Макияжсыз олырак күренә», «Нәрсә инде бу тагын. Төнгә каршы куркып киттем. Бизәнмичә матуррак шул. Үзегезгә ошаса – бик әйбәт, ни теләсәгез, шуны эшләгез», «косметикасыз да курчак», «дөньяның иң матур кызы», «бизәнмәгән килеш тә матур һәм яшь күренәсез», «матуркай», – дип язганнар фанатлар.