Найти тему
Интертат

Татарстан авылында су коенганда егет белән кыз батып үлгән

Бүген көндез Азнакай районының Күктәкә авылы янында Ык елгасында ике үсмер батып үлгән. Алар 18 яшьлек туганнар – егет белән кыз. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.

Туганнар су коенганда һәлак булган.

18 яшьлек егет мәетен шаһитлар судан чыгарган. Урында коткаручылар эшләгән.

Иртәгә водолазлар төркеме ярдәмендә кызны эзлиләр.

Әлеге урын су коену өчен җиһазландырылмаган, диелә хәбәрдә.