Найти тему
Интертат

«7 бала анасы сөйгәнен үтергән» – Кияү шаяртып куркыткач, кәләш пычак кадаган

Башкортстанда бер ир-ат, шаяртып, кәләшен куркыткан һәм пычактан һәлак булган. Бу турыда newsbash.ru хәбәр итте.

Уфа янындагы бистәдә кәләш – 7 бала анасы – яраткан ир-атын үтергән. Кияү ир-ат сөйгәнен шаяртып кына куркыткан булган.

Хатын кухняда ашарга пешереп йөри. Ир-ат исә аның янында була, эшләргә комачаулый – кочаклап, назлап тора. Шуннан соң хатын иренә шөгыль таба – кулына пычак тоттыра, суган турарга куша.

Кияү шул чакта шаярта – кисәк кенә кәләшнең иңеннән тотып ала. Сискәнгән хатын кисәк кенә борыла һәм ир-атның күкрәгенә пычак кадый.

Яраланган ир-атны коткара алмыйлар, ул урында ук үлә.

Суд карары белән бу хатынны 8 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.