Бүген иртән Чечняда адвокат Александр Немов һәм «Новая газета» журналисты Елена Милашинага һөҗүм иткәннәр. Зыян күрүчеләр хәбәр итүенчә, аэропорттан шәһәргә таба барганда, аларның машиналарын үткәрмәгәннәр. Милашина һәм Немовны хәрби киемнәр киенгән кешеләр бик каты кыйнаган, техник җиһазларын ватып бетергәннәр. «Журналист Елена Милашина һәм адвокат Александр Немов белән булган хәлләргә комментарий бирүе дә авыр. Бу – коточкыч. Кыйнаганнар, пычак белән кискәннәр, бармакларын сындырганнар, мәсхәрәләгәннәр – зеленка койганнар, башларын пеләшкә кырганнар. Ир-атлар болай эшләми. Кешеләр болай итми», – дип яза «Телеграм» каналлар. Адвокат һәм журналист Грозный шәһәренә Зарема Мусаевага хөкем карарын чыгару уңаеннан килгән булган. Мусаеваның тарихы түбәндәгечә бәян ителә: 2021 елның гыйнварында Чечня хокук саклау хезмәте вәкилләре республиканың элеккеге судьясы Сайди Янгулбаев фатирына бәреп кергән. Сорау алу сылтавы белән хатыны Зарема Мусаеваны Чечняга алып китәләр. Чечня Башлыгы Рамзан Ка
Чечняда журналистның бармакларын «бик яхшы эшләгән өчен» сындырганнар
4 июля 20234 июл 2023
1
2 мин