Сочида балалар бакчасында сабыйларны кыйнаган 2 тәрбиячегә суд карары чыгарганнар. Шәхси балалар бакчасында эшләүче 2 хезмәткәр кыйнауда һәм кимсетүдә гаепле дип табылган. Биредәге сабыйларның күбесендә аутизм чире була. Шуңа күрә алар ата-аналарына берни дә сөйләп бирә алмаган. Бу турыда РЕН ТВ Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итә. «Теремок» бакчасында эшләгән Екатерина К. һәм Лиеп Б.ның кулына богау кидергәннәр. Аларны 3 ел да 2 айга иректән мәхрүм иткәннәр. Лиеп Б.ны кулланучыларның сәламәтлек иминлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтүдә дә гаепле дип тапканнар. Маска кигән бу хатын судта күз яшьләрен тыеп тора алмаган. Екатерина К. да елаган. Алар үзләрен кызгана һәм нәни балалар һәм аларның ата-анасыннан гафу үтенергә ашыкмый, диелә хәбәрдә. «Аларның күзләрендә дә, гамәлләрендә дә мин дә, зыян күргән малайның анасы Катя да бернинди үкенү күрмәдек», – ди зыян күрүче баланың анасы Диана. Ләкин алар бакчада төшерелгән кадрларны күрә шул. Тәрбиячеләр судтагыга кар
Балалар бакчасында сабыйларны кыйнаган тәрбиячеләрне төрмәгә утырттылар
5 июля 20235 июл 2023
1 мин