Ришат Фазлыйәхмәтов тормыш иптәше Эльмира белән аралары бозылуы турында хәбәр иткән иде. «Интертат» хәбәрчесе сәбәпләрен сорагач, Эльмира әлегә бу сорауга җавап бирә алмавын әйтте. «Әлегә бергә эшләвебезне дәвам итәбез», – дип кенә җавап бирде. Бүген «Интертат» Ришат белән дә элемтәгә керде. Сәлам, Ришат! Сәлам, Гөлназ! Диктофоныңны кабыздыңмы? Кабызмадым әле, кабызыйммы? (Ришат көлә) Ришат, Эльмира белән араларыгыз бозылу дөресме? Тормыш шулай итә икән инде ул. Аллаһы Тәгалә ничек кушкан, шулай булыр. Әле Марат Яруллин концертына бергәләп барып кайттык. Кешегә берни сиздермәскә тырыштык. Эшләвен әлегә бергә эшлибез. Эльмира – минем концерт директорым. Торуын аерым торабыз. Араларыгыз суынуга нәрсә сәбәп булды? Анысын әлегә әйтәсем килми. Күңелгә авыррак әле. Кайчанрак килешерсез икән? Әйтәм бит, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Бәлки, килешербез, бәлки – юк та. 50гә 50 инде. Бәлки, бөтенләй пыр тузышып бетәрбез. Гаеп кайсыгызда соң? Икебез дә гаепле... Шалтыратып, Эльмирадан сорап кар
Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны белән аралары бозылу турында: «Икебез дә гаепле...»
4 июля 20234 июл 2023
11
2 мин