2 июльдә Оренбург өлкәсенең Сорочинск шәһәрендә югалган 5 яшьлек баланың мәетен тапканнар. Ул Самара елгасында камышлар арасында булган. Әлеге урын баланың әбисе яши торган йорттан ерак түгел. Баланы волонтерлар тапкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Водолазлар аңлатканча, мәет, гадәттә, өченче тәүлектә су өстенә калкып чыга. «Бала өйдән чыгып киткән көнне үк суга кергән һәм чыга алмаган, мөгаен. Ул юлны белгәндер. Әбисе аны бирегә еш кына су коенырга алып килгән», – дигән волонтерлар. Кызны 3 көн эзләгәннәр. Ул 30 июньдә көндезге 3ләр тирәсендә югала. Ул көнне әбисе берничә минутка олырак оныгы янына өйгә кереп китә. Аннары ишегалдына чыга, тик тыныч кына уйнап калган 5 яшьлек Василисаны тапмый. Аны шунда ук эзли башлыйлар. Кызның үсешендә үзенчәлекләр дә була. Өй янында гына урман үсә. Ул бик куе, күз күреме 5 метр тирәсе генә. Василисаны Оренбург өлкәсе һәм Ульяновск, Самара, Чиләбе, Саратов өлкәләре, Башкортстан Республикасы волонтерлары эзли, диелә хәбәрдә. РЕН ТВ бе
«Әбисе бирегә су коенырга алып килә иде». Өч көн элек югалган кыз бала мәете табылган
3 июля 20233 июл 2023
1 мин