Нотариус бүлмәсендә никах килешүен рәсмиләштерү өчен мөрәҗәгать иткән Чаллы хатыны гыйбрәтле дә, кызык та вакыйганы бәян итә. Ул студент улы өчен 7 миллион сумга фатир сатып алган. Иренә, ипотека алдым, дигән, ләкин бу – дөрес түгел. Әлеге вакыйга хакында «Челнинские известия»дә Лалә Гайфетдинова яза. Чынбарлыкта, бу сумманы 45 яшьлек хатын бай һәм юмарт сөяркәсе ярдәме белән җыйган. Юрист янына килгән көнне аның кәефе искиткеч шәп була һәм ул, шатлыгыннан, язмышыннан ни дәрәҗәдә уңуы турында бәян итә. 8 ел элек Марина (геройларның исемнәре үзгәртелгән – ред.) хезмәттәшләре белән ресторанда Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтә, анда тагын бер төркем – ир-атлардан гына торган компания ял итә. Бию вакытында ул үзен ошаткан бизнесмен белән таныша, тегесе аның телефон номерын ала. Шуннан соң алар Равилнең фатирында очраша башлыйлар, хатын сүзләренә караганда, якыннарының берсе дә бу хакта белми. Ул ир-ат гаиләле, улы бар. Бизнесының уңышлы баруы аңа, үз гаиләсе өчен чыгымнардан тыш, сөяркәсенә кый
Чаллыда бер ир сөяркәсенең гаиләсе таркалган өчен ай саен 250 мең түләп барган
2 июля 20232 июл 2023
1
2 мин